Кайсы гына бала мультфильм карарга яратмый икән? Төрле кызыклы, мавыктыргыч әкият геройлары нәниләрне генә түгел, өлкәннәрне дә битараф калдырмый. Шушы уңайдан, Туенбаш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучыларына “Волшебный экранчик” дип исемләнгән мультфильм күрсәтү оештырды. Чара башында китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады, төрле кызыклы уеннар оештырды.