«Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә тәрбияләнүчеләр тренеры Таһир Хафизов 03.01.2019 елда Арча шәһәрендә 2005 елда һәм яшьрәк туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районының ачык шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

«Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә тәрбияләнүчеләр тренеры Таһир Хафизов 03.01.2019 елда Арча шәһәрендә 2005 елда һәм яшьрәк туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районының ачык шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар. Команда зачетында «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы, шәхси зачетта Нәфкат Галиуллин (Олы Кукмара урта мәктәбе), Гүзәлия Галиуллина (4нче номерлы КСШ) һәм Симур Солтанов (3нче номерлы КСШ) җиңүче булдылар, Дамир Камалов (4нче номерлы КСШ) - икенче, Илзия Фәйзрахманова (5нче мәктәп), Рушан Байметов (4нче номерлы КСШ) – өченче урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International