Автоклуб концерты Починок - Кучук клубында

2019 елның 13 гыйнвары, якшәмбе

11 гыйнвар көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Починок - Кучук авылында булдылар.

Алар авыл халкы өчен матур концерт прогаммасы әзерләгән иде. Авыл халкы концерт - тамашаны бик яратып кабул итте. Гармун моңнары аша әни - әбиләр, әти - бабайлар яшьлекләренә кайтты, рәхәтләнеп ял итте. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International