13 гыйнвар көнне Янсыбы авылы клубында "Иске Яңа елда - иске яңа җыр" дип исемләнгән концерт һәм кичке уен үткәрелде.
Кичә махсус өлкән яшьтәге кешеләр катнашында оештырылды. Максаты: авылдашларның яшьлек елларында яратып җырлаган җырларын шул елларда сәхнә тоткан җырчы-авылдашлар башкаруында кабат сәхнәгә чыгарып яңарту, үлемсез татар җырларына мәхәббәт уяту, онытыла барган җырларны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру.