Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында "Искечә Яңа елны каршылау" дип исемләнгән бәйрәм булып узды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

13.01.2019 Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында "Искечә Яңа елны каршылау" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәм зур концерт программасы белән ачылды. Концерт программасында "Мечтатели", "Ләйсән", "ЭВВА" һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.

Алга таба бәйрәм кичәсе "Ничек Бүре Дуңгыз елын каршы алган" дип исемләнгән театральтәштерелгән тамаша белән дәвам итте. Актив катнашучыларга Кыш Бабай белән Кар кызыннан буләкләр тапшырылды. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International