14 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә " канатлы дусларга ярдәм итик «акциясе узды. Анда «Росинка»экологик клубы әгъзалары катнашты. Акция кысаларында клуб җитәкчесе Хафизова Гөлфия балалар белән безнең якларда кышлаучы кошлар турында танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Барысы бергә Кышын кошларга ашату җиңел булмавын тикшерделәр. Аларның күбесе, язны көтмичә дә, һәлак була. Шуңа да аларга ярдәм итәргә кирәк. Кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә ярма, икмәк, семечка салдылар һәм барысы бергә китапханә янындагы агач ботакларында әзер җимлекләрне элделәр. Акция барышында балалар яхшы эш башкаруларын аңладылар-кошлар өчен авыр ел вакытында канатлы булып исән калырга булышалар.