Талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан, 12-13 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә " Рождественская сказка»балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара конкурс - фестивале узды.

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү максатыннан, 12-13 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә " Рождественская сказка»балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара конкурс - фестивале узды.  Конкурста вокал, хореография, цирк һәм театр жанрлары коллективлары һәм солистлары, инструменталь башкару, 4 яшьтән алып 25 яшькәчә балалар өчен мода театрлары катнашты.

Кукмара районыннан конкурста Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр һәм музыка бүлеге укучылары катнашты.  «Патриотик җыр» номинациясендә: Ханова Адилә Соло «милли җыр " номинациясендә 1 дәрәҗә дипломант булды. "Фәтхуллин Азат һәм Гыйләҗев Илмир-3 дәрәҗә дипломантлар (җит. Хөснетдинова Л. М.). «Нәфис сүз» номинациясендә Корбангалиев Булат 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә һәм 3 нче дәрәҗә Лауреат Нәҗипов Сәид лаек булды (җит. Хәбибуллина Д. Р.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International