Ташлы-Елгада Искечә Яңа ел бәйрәме күңелле узды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Ташлы-Елга авыл клубында “Искечә Яңа ел” бәйрәмен үткәрдек. Әлеге чара балалар өчен төрле уеннар, конкурслар белән башланды һәм өлкәннәрнең чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәм тәмамлангач барыбыз бергә самавырдан чәй эчеп, тәмле ботка ашадык. Уеннарда җиңүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Һәркем бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты, дип хәбәр итте Ләйсирә Газизуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International