16 гыйнварда, шулай ук 17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар кебек көчле явым-төшемнәр көтелә, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да ким булмаган кар явуы көтелә, дип кисәтә республика синоптиклары

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Юлларда бозлавык хасил булачак, кайбер урыннарда кар көртләре булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан киң таралган кисәтүдә.

Республикада һава торышы болытлы булачак. Тәүлекнең караңгы вакытында 16 нчы гыйнвар конне термометр баганалары 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 0-5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, шул исәптән Казанда — 0дән алып -2 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International