Лубян урман-техник көллияте командасы иптәшләрчә очрашуда җиңү яулады

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Нократ Аланы Урта Шөн авылының боз мәйданчыгында Лубян урман-техник көллияте һәм Урта Шөн авылы хоккей командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды.

Уен нәтиҗәсе буенча 4:3 исәбе белән көллият командасы җиңү яулады.

- Мондый очрашулар инде матур традициягә әйләнде. Уен мавыктыргыч барды, җанатарлар да бик кызыксынып күзәттеләр, - диде Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев. – Көллияттә спорт чаралары бик еш үткәрелә. Ул сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә студентларның холыкларын ныгытуга да йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International