"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән профилактик чара уздырганнар.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16.01.2019 елда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гулия Ибраһим кызы  ведомство ара  “Без бергэ” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм бала”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән эмоциональ  һәм физик яктан гаилә өчен бала әһәмияте турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International