"Татавтодор" юл участогы хезмәткәрләре Кукмара районы трассаларында кар яву нәтиҗәләрен бетерәләр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район юлларында кар яву нәтиҗәләре белән көрәшү өчен 25 эшче һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән

Район территориясе аша узучы трассаларда кар чистарту буенча актив эш алып барыла. Гомуми озынлыгы 375 километр булган бу территориаль автомобиль юллары «Татавтодор»ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы Кукмара юл ремонт-төзелеш участогы карамагында.

- Бүген эш көне иртәнге сәгать өчтә башланды. Кар яву нәтиҗәләре белән көрәшү өчен 25 эшче һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. "Татавтодор" хезмәткәрләре автобус павильоннары мәйданчыкларын кардан чистарту, металл барьер коймаларыннан кар чистарту, кар яву максатларында кар бульдозерлар белән траншея ясау, җир полотносы откосларыннан кар теземнәрен җыештыру, юл кырларын кардан чистарту буенча эшләр башкаралар. Каты күтәрелешләрдә куркынычсызлык максатларында Комлы савытлар урнаштырылган, - дип хәбәр итте әлеге участок җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International