“Восток” хуҗалыгында семинар үткәрелде

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Востоклылар көнгә 20 тоннадан артык сөт савалар

“Восток” хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, силос траншеясын карадылар, шулай ук машина-техника паркында булып, ремонт барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Востоклылар - бер сыерга савылган сөт күләме буенча районда лидерлар. Бүгенге көндә биредә көндәлек тулаем савым 20 тоннадан артып китә.

-Үткән елга караганда тугыз процентка сөт артыграк савабыз. Бу беренче чиратта, сыйфатлы терлек азыгы белән бәйле. Аның энергиясе дә, протеины да югарырак. Чөнки кырдан үләннәрне тиешле вакытында, кыска срокларда җыеп ала алдык. Без хәтта үзебез әзерләгән азыкны “Иң яхшы сенаж” конкурсына да тәкъдим иттек. Быел да шул темпта эшләргә дип планлаштырабыз, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Үткән ел хуҗалыкның акча кереме 214 миллион сумны тәшкил итте, рентабельлелек - 38 процент. Бер эшченең уртача хезмәт хакы 22 мең сумны тәшкил итә.

“Восток”та бер сыер көндәлек уртача 29 литр сөт бирә. 80шәр сыерлы ике төркемдә исә бер сыердан савылган уртача көндәлек савым - 43 литр, диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International