18 гыйнварда балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары экскурсиядә булды. Китапханәче Алсу Баһавиева “Китапханә дөньясында” дип исемләнгән презентация ярдәмендә балаларга “китапханә”, “абонемент”, “уку залы”, “формуляр” дигән төшенчәне аңлатты. Биредәге тәртип, китапка сак караш турында сөйләде. Әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар табылды. “Тамчы” китап театры клубына йөрүче балалар бөек шагыйребез Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен рольләргә бүлеп укып күрсәтте. Бирегә килгән һәр бала китапханәгә язылап, беренче китапларын алды.