Чура авыл клубында "Качману" бәйрәме узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнвар Чура авылында "Качману" бәйрәме үткәрелде.

Качману – бөек бәйрәм. Яңа календарь буенча 19 гыйнварда Качману бәйрәм ителә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Качмануны икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр икән. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: “Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый”. Ә инде Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International