Әсән-Елга авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары белән шагыйрь Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” дип исемләнгән шигъри әкият укуны оештырды. Аның сүзләренә язылган “Яз җитә” җырын җырлап, шагыйрьнең “Ант”, “Ватаным өчен” шигырьләрен тыңладылар, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар эшләгән патриот шагыйрь булуы турында да мәгълүмат алдылар.