Вахит авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Нәрсә соң ул шәфкатьлелек, кешелеклелек” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү турында сөйләштеләр. Укучылар тарафыннан шәфкатьлелек турында матур эчтәлекле шигырьләр укылды.