2019 елның 17 гыйнварыннан 18 гыйнварына кадәр Базарлы Матак авылында самбо бүлеге укучылары 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Егетләр арасында 56 кг.лы (Туембаш авылы мәктәбе) Гадел Мөхәммәтхаҗиев, 40 кг. лы ( Сосновка шәһәренең 1нче гимназиясе) Артем Григорьев (тренер-укытучысы Марес Бәдертденов), кызлар арасында 36кг арасында (4нче мәктәп) Карина Мисюкевич (тренеры Энҗе Юсупова), Айдар Шәйхетдинов (1нче гимназия), тренер-укытучы Данил Шиһапов) җиңүче булды. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.