2019 елның 18 гыйнварыннан 20 гыйнварына кадәр Краснокамск шәһәрендә тренер Марес Бәдертдинов җитәкчелегендә «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең самбо бүлеге тәрбияләнүчеләре 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында самбо буенча Россиянең атказанган тренеры, халыкара класслы спорт мастеры Вячеслав Дмитриевич Зубков призына Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Максим Исаев 50кг лы үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады. Максимны котлыйбыз, сәламәтлек, укуда һәм спортта уңышлар телибез.
Котлау: "Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең самбо бүлеге тәрбияләнүчеләрен Максим Исаев, Илназ Хуҗин, Антон Платоновны беренче өлкән спорт разряды бирелү белән котлыйбыз.