Зур Кукмарада халык җыены булды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Ел башында җирлекләрдә үткәрелүче халык җыеннары башланды. Аның беренчесе Зур Кукмара җирлегендә узды. Анда җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиевның, “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның хисап чыгышлары тыңланды. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев районда хокук бозуларның торышы белән таныштырды. Соңыннан район башлыгы Сергей Димитриев узган ел башкарылган эшләр, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Аннан соң хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International