«Олимп» Боз сараенын 10 еллыгына багышланган 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры уздырылды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 19 гыйнварында «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә уенчылар, җанатарлар белән тулы залында зур бәйрәм рухы хөкем сөрде. «Олимп» Боз сараенын 10 еллыгына багышланган 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры уздырылды. Ярышларда Казан шәһәренең «АкБүре», Арча шәһәренең «Атлант», Мамадыш шәһәренең «Олимп» һәм Кукмара шәһәренең «Ягуар-2011» командалары катнашты.

Уеннар әйләнеш системасы буенча узды, анда һәр командага үзара уйнау мөмкинлеге бирелде. « Ягуар-2011» командасы Мамадыш шәһәреннән "Олимп" һәм Арча шәһәренең "Атлант" командалары белән беренче очрашуда ышанычлы төстә җиңү яулады. Ә соңгы уенда үзләренең җитди көндәшләре , Казан шәһәренең "Ак бүре"командасы белән очраштылар. Көтелгәнчә, матч кочле рухта утте.  Уен барышында көндәшләрен гел куып  отарга туры килде, безнең команда көчлерәк булып чыкты. Йомгаклау исәбе-3: 2 "Ягуар" командасы файдасына, алтын медаль – безнеке!!! Шулай итеп, беренче урынны Кукмара шәһәренең «Ягуар-2011» командасы, икенче урында - Арча шәһәренең «Атлант» командасы, өченче урында – Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы яулады.

1 Ягуар-Олимп 11: 0

2 АкБүре-Атлант 3:4

3 Олимп-АкБүре 1:0

4 Ягуар-Атлант 14: 4

5 Атлант-Олимп 8:2

6 Ягуар-АкБүре 3: 2

 «Иң яхшы капкачы» номинациясендә  Никита Васильев (Кукмара шәһәре), «иң яхшы һөҗүмче» - Йәсин Баймиев (Кукмара шәһәре), «Иң яхшы сакчы» - Тимур Гайнетдинов (Казан шәһәре), «иң яхшы уенчы» Адел Закиров (Кукмара шәһәре), «Иң яхшы уенчы» Ильяс Садретдинов (Мамадыш шәһәре), «иң  яхшы  уенчы» Раяз Шәймуллин (Арча шәһәре) танылды.

Балаларны һәмтренерларны Ганиева И. М. һәмСәйфетдиновны Д. Ф. җиңүләре белән котлыйбыз! Бу турнирны балалар өчен оештыручыларга, судьяларга, уенчыларга, ата-аналарга һәм җанатарларга зур  рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International