Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасының шәхси – команда беренчелеге узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

   2019 елның 16-20 гыйнварында  Зәй шәһәрендә 2001-2002 еллар балалар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси – команда беренчелеге ТР укучыларының XII Спартакиадасы зачеты булып узды.

   Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Кукмара районы командасын тренер   Сәләхов И. А.  тәкъдим итте.  Команда нәтиҗәләренең җыелма беркетмәсе нигезендә Кукмара районы авыл районнарының 15 командасы арасында 4 нче урынны алды.

  Ярышлар нәтиҗәләре буенча Максимов Дмитрий, Трофимов Андрей I разряд, Шәрипова Илфирага II разряд бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International