Татарстанда агросәнәгать комплексына ташламалы кредит бирү күләме артты

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

 

2018 елда АПК предприятиеләре һәм оешмаларына 26 млрд. сумнан артык ташламалы кредит ресурслары бирелде, бу узган ел күрсәткечләреннән 48% ка (13,5 млрд.сум), шул исәптән Россельхозбанк – 8,3 млрд. сум, сбербанк – 7,3 млрд. сум, шулай ук Ак Барс банкы, ВТБ, элемтә-банк һәм Газпромбанк тарафыннан 10,8 млрд. сум артыграк.

 

2018 ел нәтиҗәләре буенча Россельхозбанк Татарстан аграрийларына – 11,9 млрд.сум, ә Саклык банкы 11,2 млрд. сум бирде. Акчаларның күп өлеше аграрийларга ташламалы кредит бирү кысаларында юнәлдерелгән: Россельхозбанк – 8,3 млрд.сум һәм Саклык банкы – 7,3 млрд. сум. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россельхозбанктан 11,3 млрд. сум һәм Саклык банкыннан 1,9 млрд.сум тәшкил иткән.


Республиканың 2019 елгы чәчү кампаниясен уздыруга финанс ресурсларына ихтыяҗы 25 млрд.сумга бәяләнә, шул исәптән кредит чараларына ихтыяҗ – 15 млрд. сумга якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International