Бүген район башлыгы Сергей Димитриев районыбызда бүгенге көнгә Ленинград камалышында катнашкан бердәнбер исән кеше – Өлге авылында яшәүче Хәтирә Салиховага “Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесе тапшырды.
- Авылда радиодан хәбәр иттеләр: “Сугыш башланды!” - дип. Бөтен кеше еларга тотынды. Тиздән яшь ир-егетләрне фронтка җибәрә башладылар, аннары – хатын-кызларны, шул исәптән мине дә. Ул чакта миңа 18 яшь иде. Мин Ленинград камалышында булдым. Ленинградка 70 чакрымны шуышып бардык, - дип искә ала Хатирә апа. – Шөкер, хәзер яхшы яшибез, тормышыбыз мул, хәзергәчә үзебезнең хуҗалыкны алып барам.
Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз үстергәннәр. Асия Өлгедә яши, Әлфия- Казанда. Ике онык, биш оныкчык - әби белән бабайның куанычы.