Салкын-Суык чаңгы спортына комачауламый!
Менә бүген дә 2019 елның 26 гыйнварында Кукмара муниципаль районы 2007/2008 һәм 2005 / 2006 нчы елгы укучылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Барлык катнашучылар да стартка исемлекләр нигезендә тезелеп бастылар, беренче булып физкультура укытучылары, иң яшь катнашучылар, аннан соң яшьүсмерләр катнаштылар. Катнашучылар, үз нәтиҗәсен яхшырту өчен, финишка барлык көчтән дә тырыштылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда һәм шәхси зачетларда җиңүчеләр билгеләнде:
1 урынны Нырья урта мәктәбе командасы яулады.,
2 -урынны «А. М. Булатов исемендәге Күппрофильле лицей» ,
3-урынны Лельвиж урта мәктәбе яулады.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:
2005-2006 елгы малайлар арасында:
III урын - Михайлов Антон (Лельвиж),
II урын -Камалиев Реналь (Манзарас урта мэктэбе),
I урын - Николаев Александр (Нырья).
2005-2006 елгы кызлар арасында:
III урын- Ибраһимова Альбина (А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей»),
II урын –Трофимова Ксения (Нырья),
I урын–Баймакова Ксения (Нырья).
2007-2008 елгы малайлар арасында.:
III урын - Исаев Евгений (Нырья),
II урын - Михайлов Кирилл (Нырья),
I урын - Орехов Ярослав (А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей).
2007 елгы кызлар арасында:
III урын - Якупова Азалия (А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей»),
II урын –Зәйнуллина Алия (Нырья),
I урын - Димитриева Кристина (Нырья).
40 яшькә кадәр физик культура укытучылары арасында (ир-атлар):
ІІІ урын- Хәмзин Фаил (Ядегәр),
ІІ урын - Кәримуллин Делюс (Лельвиж),
І урын - Туктамышев Андрей (Нырья).
40 яштән артык физик культура укытучылары арасында (ир-атлар):
ІІІ урын - Ахтамянов Рафинат (А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей»),
ІІ урын - Афанасьев Андрей (Чура Авылы)
І урын - Бәшәров Фәтхрахман (Яныль).
Физик культура укытучылары арасында (хатын-кызлар):
І урын - Шакирова Нурфия (Каенлык)
Беренче урынны алган команда Кубок белән, ә шәхси беренчелектә җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Физик әзерлек дәрәҗәсе һәм җиңүгә омтылыш күрсәткән призерларны котлыйбыз. Мондый ярышлар үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыта, балаларның гармонияле үсешенә, аларда чыдамлык, мораль-ихтыяр сыйфатлар формалаштыруга ярдәм итә.