25 нче январь көнне КЦСОН “Тылсым”да ял итүче пенсионерлар өчен китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Гүзәл тормыш сәхифәләре” исемле тематик кичә үткәрде. Әлеге чара Галиәскар Камалның 140 еллык юбилеена багышланган иде. Кичә барышында Тәскирә Харис кызы пенсионерларны драматургның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.