Өлге авылы китапханәчесе 6-7 сыйныф укучылары белән Ленинград камалышында катнашкан һәм блокада афәтен кичергән Салихова Хәтирә апада очрашуда булдылар. Дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәре турында, Хәтирә апа, балаларга хәтер йомгакларын сүтә-сүтә бик җентекләп сөйләде. Аның хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган. Укучылар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңладылар.