Студентларга полициянең участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләделәр
«Студентлар десанты» акциясе барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кукмара аграр көллияте студентларын полиция һөнәре белән таныштырдылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча Инспектор Лилия Кирилова аларга көн саен хезмәттә, шулай ук имин булмаган гаиләләр буенча рейдлар вакытында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүен сөйләде. Студентларга полициянең участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләделәр.