2019 елның 26 гыйнварында «Зилант» спорт комплексында спорт ветераны Кадрия Шәрифулла кызы Заһидуллина истәлегенә 2007 елгы кызлар һәм малайлар арасында, 2006 елгы һәм аннан да өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында, , шулай ук 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ветераннар арасында өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районының VI ачык беренчелеге үтте. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәрит улы Галәветдинов чыгыш ясады, Кадрия Шәфигулла кызы адресына җылы сүзләр белән ТР Атказанган табибы Илдус Габдулла улы Вәлиев чыгыш ясады . Ярышларда Шәмәрдән, Питрәч, Сәрдекбаш, Туембаш авыллары, Кукмара, В. Поляны, Арча, Алексеевск,Малмыж, Мамадыш, Кама Тамагы шәһәрләреннән 126 кеше катнашты.
Көн ахырына барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 2007 елгы кызлар арасында.1 урында – Гүзәлия Галиуллина , 2дә – Дилә Кәримова, 3 урында – Илзия Фәйзрахманова(Зилант). Малайлар арасында Семен Совин(Питрәч), икенче урында Искәндәр Гәрәев(Шәмәрдән), өченчедә Алексей Монахов(Алексеевск) җиңүче булды.
2006 елгы кызлар арасында.өлкәнрәкләр: 1 нче урынны Валерия Пашагина (Алексеевск), 2 нче урынны Гөлчәчәк Гыйльметдинова (Туембаш), 3 нче урынны Фәридә Гыйльметдинова (Туембаш) алды.Егетләр арасында 1 урын - Андрей Шебухов (Мамадыш), 2 урын – Семен Совин(Питрәч), өченче урын - Игорь Пупышев (Мамадыш) . Ветераннар арасында җиңүче-Евгений Соловьев (В. Поляны), икенче урында – Шакир Шәрипов (Кукмара), өченчедә -Юрий Гамаюнов (В. Поляны) . Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.