26.01.2019 Түбән Кенәр авылында Наилә Мөхәммәтвәгыйз кызы Хәбибуллина җитәкчелегендәге «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол бүлеге укучылары 2006-2007 елгы кызлар җыелма командалары арасында Т.Кенәр урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Шакирҗанова Венера истәлегенә багышланган «Иң көчлеләр турниры» волейбол ярышында катнаштып, икенче урынны алдылар.