27.01.2019 Кукмара муниципаль районы укучылары Спартакиадасының волейбол буенча финал ярышлары узды: «Зилант» спорт комплексында - кызлар командалары арасында, «Ялкын» спорт комплексында егетләр командалары арасында. Җиңүче булып Яныл авылы мәктәбе укучылары һәм 3 нче номерлы КСШ кызлар җыелма командалары, икенче урында-Зур Сәрдек һәм 4нче урта мәктәп командалары, өченчедә – Манзарас һәм П.Сутер авылы мәктәпләре командалары танылды. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.