2019 елның 27 гыйнварында «Зилант» спорткомплексында Хәкимов Рәшит истәлегенә йөзү буенча VII ачык турнир узды. Ярышларда Кукмара шәһәре, Байлар Сабасы , Арча шәһәре, Балтач, Балык Бистәсе районыннарыннан 160 тан артык бала катнашты.. Кукмара районы данын «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова, Римма Рәхмәтуллина укучылары һәм тәрбияләнүчеләре яклады. Алар 78 мөмкинлектән 39 медаль яуладылар. Бу-18 алтын, 15 көмеш һәм 6 бронза. Азалия Шаһиева, Самат Ганиев, Аяз Якупов , Андрей Данилов алтын медальләр яулады. Полина Поткина, Сәйдәш Шәймәрданов, Мирза Шәймәрданов, Эдуард Кругляков, Булат Әхмәдиев,Эльза Михайлова, Марат Хәлиуллин,Алсу Зайцева, Камил Хәбибуллин - көмеш призерлар. Данил Сабирҗанов, Энҗе Усманова, Камил Гайсин, Ильяс Гафиятуллин, Александр Ишмекеев, Таңсылу Рәхимҗанова, Эмиль Степанов, Тимур Хасбиев, Алмаз, Галимуллин, Никита Данилов, Чулпан Мотыйгуллина, Булат Гыйниятов бронза призерлар булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.