Кичә, ягъни 30 гыйнварда, район мәдәният йортында "Ике йөрәк" танышу клубының чираттагы очрашу кичәсе булып үтте. Кичәдә күрше Теләче, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районнарыннан һәм районыбызның авылларыннан гаилә корырга теләге булган 32 кеше катнашты. Әлеге чарага районның имам мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт тә чакырылган иде. Ул үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде, гаиләле булуны дин тарафыннан да ничек хупланганлыгы турында сөйләде. Кичә матур җырлар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр белән аралашып барылды.