1 февральдә балалар китапханәсендә "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» дип исемләнгән акция узды. Акциядә 4нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Хафизова Гөлфия электрон презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, алар турында иҗат ителгән китаплар белән таныштырды.
Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дистәләгән мең бала орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, күпләренә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Үз Ватаныңа мәхәббәт, бурыч һәм патриотизм хисләре тәрбияләү, геройларны искә алу, кешеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү-китапханәдә үткәрелгән чараның төп бурычы. Балалар мәгълүматларны игътибар белән тыңлады, сугыш темасына караган китапларны өйгә укырга алдылар.