3 нче февраль көнне Трыш авылы клубында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр катнашында "Тау шуу бәйрәме" узды. Балалар тау шудылар, туплы хоккей уйнадылар, тәмле коймаклар белән сыйландылар. Һәр кеше бәйрәмнән канәгать калды.