Искә алу кичә“Илһам Шакиров – татархалкының рухи көзгесе!”

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

 Кукмара үзәк китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Салават күпере” иҗат берләшмәсе һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан , хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы  кичәгә килүчеләрне  бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презинтация күрсәтелде, видиоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан ТНВ каналыннан күрсәтелгән Илһам Шакиров  турында “Адәм белән Һава” тапшыруының видиоязмасын бергәләп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International