"Алтын алка" клубының яшь хоккейчылары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның  2-4 февраль көннәрендә Буа шәһәрендә " Алтын алка» клубының яшь  хоккейчылары  арасында  Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды. А. В. Тарасова 2006-2007 елгы командалар арасында.Беренче  этаб 6 зонада узды, анда 54 команда катнашты. Финалга Татарстан Республикасының 8 командасы чыкты: Кукмара шәһәренең «Ягуар», Казан шәһәренең «Зилант» , Алабуга шәһәренең» Көмеш бүреләр«, Әгерҗе шәһәренең » Спутник«, Зәй шәһәренең» Яшьлек«, Буа шәһәренең» Арктика«, Чирмешән авылының» Корыч ябалак«, Яшел Үзән шәһәренең» Тигры".

     Яшь хоккейчылар үзләрен чын сугышчылар буларак күрсәттеләр. Алар Җиңү тәмен  балачактан  беләләр. Алар өчен имгәнүләр гадәти эш. Хоккей чын ирләр өчен спорт бит.

    Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы алды, икенче урынны Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командасы яулады. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре тренер  Ганиев Илдар Марсель улы җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы җиңү яулады.

     Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «ЦСП» ДАУ кышкы спорт төрләре бүлегенең баш белгече Бойцов Михаил Александрович һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе судьялары эшчәнлеген оештыру һәм ярышлар үткәрү буенча директор ярдәмчесе Суслов Владимир Иванович хоккей экипировкасы алу өчен 100 мең сумлык Сертификат һәм Пермь шәһәрендә Бөтенроссия ярышлары финалына юллама тапшырдылар.

  "Ягуар» командасын, аларның әти – әниләрен һәм тренер Ганиев И. М. җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International