Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең коллегия утырышы булды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде

Кичэ район Советы бинасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы булды. Анда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин, “Наз” социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлүсә Әхәтоваларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды һәм хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International