2019 елның 2 феврале. «Ялкын» спорт комплексында беренче тапкыр Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган самбо буенча ачык турнир узды.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 2 феврале. «Ялкын» спорт комплексында беренче тапкыр Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган самбо буенча ачык турнир узды. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин Әфган сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, турнир кунакларына сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. . Әфган сугышы ветераннары исеменнән Әфган сугышы һәм хәрби җәрәхәтләр инвалидларының бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы Идарәсе рәисе - "сугыш инвалидлары" Альберт Сәлим улы Кукаркин чыгыш ясады. Турнирда Казан, Кукмара, Байлар Сабасы, Чистай, Зеленодольск , шәһәр тибындагы поселок Шәмәрдән, Уруссу, Нурлат, В. Аланы,Яр Чаллы, Кама Тамагы шәһәрләреннән 160 тан артык спортчы катнашты. « Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең самбо бүлегеннән Марес Бәдертдинов, Данил Шиһапов һәм Энҗе Юсупова шәкертләре катнашты. 2007-2008 елгы егетләр арасында 28кг ү /а.да Айдар Шәйхетдинов икенче урынны алды, Альберт Прокопьев өченче булды. 2005-2006 елларда туган егетләр арасында 32кг. ү /а. Мәлик Бәдертдинов җиңүче булды, Раниф Хәсәнов, 36кг ү /а.,Богдан Григорьев көмеш призер булдылар. 2003-2004 елгы егетләр арасында.р. 50кг ү /а. да Максим Исаев җиңүче булды, 46кг ү /а. да Илнар Гарәфетдинов бронза медаль яулады.  2001-2002 елгы егетләр арасында 56кг авырлык категориясендә Алмаз Минисламов җиңүче булды, Эльмир Мирзаянов-өченче, 60 кг авырлык категориясендә Антон Платонов бронза медаль яулады. 37кг авырлык категориясендә кызлар арасында Карина Мисюкевич һәм Ландыш Хәкимова бронза медаль яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар Әфган сугышы ветераннары кулыннан истәлекле грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр һәм Әфган сугышы ветераннары белән бүләкләүдән соң истәлеккә гомуми фото ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International