7 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Сталинградская битва» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучылар солдатларның , шәфкать туташларының, күрсәткән батырлыклары, Мамаев курган Павлов йорты истәлекләре белән танышып уздылар.