8 февральдә балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гөлфия 4нче номерлы мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен «Обитатели морских глубин» дип исемләнгән экологик дәрес уздырды. Дәрес барышында балалар диңгездә яшәүче җан ияләре турында кызыклы мәгълүматлар тыңлады, күргәзмәгә куелга китаплар белән танышты. Алган белемнәрен укучылар “Искиткеч китлар” дигән тест ярдәмендә тикшерде. Дәрес азагында балалар китлар турында видеофильм һәм мультфильм карады.