2019 елның җиденче февралендә Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсы үтте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм балалар иҗат йорты сәнгать җитәкчесе Нурмеева Лилия Ильдус кызы җитәкчелегендәге «Елмаю» балалар ансамбле ярдәмендә матур хәм эчтәлекле номер күрсәтелде. "Яшьлек поезды» номеры комсомолның 100 еллыгына багышланган иде.
Конкурста катнашучы, социаль эш буенча белгеч Дамира Радик кызы Кашапова «минем язмышым-минем һөнәрем»номинациясендә җиңүче булды.