Кичә "Кукмара" чаңгы базасында «ГТО фестивале»кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2019» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге сәгать 9да башланды. Район башлыгы Сергей Димитриев барысын да сәламләде һәм үзе дә анда катнашты.
Йөгерештә төрле яшьтәге чаңгы спортын яратучылар катнашты. Иң кечкенә спортчы Раяз Сабирҗановка 4 яшь. Җиңел булмаса да, трасса да, ул төшенкелеккә бирелмәде, башкалардан калышмаска тырышты.
Кукмарада Петровлар гаиләсе тулы составта килгән.
- Без бөтен гаиләбез белән килдек: мин, ирем һәм ике улым, - ди Олеся Петрова. - Чаңгыда йөрергә бик яратабыз. Файдалы дәресләр өчен вакыт табарга тырышабыз. Ярый әле, йорт янәшәбездә территория ерак барырлык түгел. Уллары тырышалар, уңышлар ясыйлар.
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов VIP-узышта беренче булып килде.
- «Татарстан чаңгы юллары-2019» катнашучылары саны елдан-ел арта баруын күрү бик күңелле, - диде ул. - Бүген һава торышы белән бәхет елмайды, чаңгы узышлары өчен нәкъ менә туры килә. Ярышлар оешкан төстә узды. Быел бездә автомобиль кую урыны, буфет җиһазландырылган. Судьялар бик тәҗрибәле. Без бу ярышларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тырышабыз, махсус медальләр, бүрекләр алып кайттык. Бүген барысына да ошады дип уйлыйм. Безнең район халкының буш вакытларында чаңгы трассасына килүләрен, сәламәтлекне ныгытуларын, гаилә белән вакытны уздыруларын теләр идек.
Чара ахырында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Грамота һәм медальләрдән тыш, йөгерү җиңүчеләре дә махсус шапкә алды.