2019 елның 8-10 февраль көннәрендә Нурлат шәһәрендә « Алтын алка» клубының яшь хоккейчылары 2008 елгы командалар арасында Бөтенроссия
ярышларының республика этабы финалы узды. Турнирда 8 команда катнашты: Казан «Ак Бүре»,Буа «Арктика», Кукмара «Олимп», Алабуга «Көмеш бүреләр», Нурлат «Ледок», Арча «Драконы», Менделеевск «Айсберг», Азнакай «Соколы».
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр» алды, икенче урынны Кукмара шәһәренең «Олимп», беренче урынны Арча шәһәренең «Драконы» яулады.
«Иң яхшы бомбардир» номинациясендә «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамазан Хәлиуллин танылды. Команда кәшәкәләр һәм экипировка алу өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
ТренерНурмөхәммәтов Таһир Минимулла улы җитәкчелегендә «Олимп» командасын призлы урын белән котлыйбыз.