2019 елның 9 февралендә " Олимп» Боз сараенда, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Хәтеркөнекысаларында, хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Камышлы», «Мечта», «Ветераннар», Чишмәбаш авылының «Чишмә», Копки авылының «Копки», Туенбаш авылының «Туенбаш» командалары катнашты.
Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесеГарифуллин Азат Харис улы, Кукмара районы хәрби комиссары Гафиев Равил
Рамил улы, нотариус Вәлиев Рафил Кавиевич һәмТөньяк Кавказ төбәге территориясендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм контртеррористик операцияләр мәсьәләләре буенча Координация советының зона җитәкчесе Грачев Игорь Юрьевич турнирның мәртәбәле кунаклары булдылар.
Уен нәтиҗәләре буенча өченчеурынны «Ветераннар» командасы, икенче урынны «Туенбаш», беренче урынны «Мечта» командасы алды.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Ногманов Илмир, «Иң яхшы сакчы» - Гарипов Илһам, «Иң яхшы һөҗүмче»- Сәйфетдинов Диас, «Кыйммәтле уенчы»- Бариев Рәфис танылды.
«Камышлы», «Чишмәбаш», «Копки» командаларына яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән һәм һәлак булган гаскәрләргә багышланган турнирларда актив катнашкан өчен ТР Министрлар Кабинетыннан дипломнар тапшырылды.