2019 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие «тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды.
Әлеге чара район китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Китапханәче белән берлектә балалар Муса Җәлилнең биографиясен һәм иҗади мирасын өйрәнделәр. Бу чарада теләгән кешеләр шигырь уку осталыкларын күрсәттеләр.
Шулай ук балалар үзләре шагыйрьнең героик һәм бер үк вакытта фаҗигале язмышы, аның иҗатына ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр.
Мондый чара балаларда әдәбиятка, үз халкының тарихына мәхәббәт тәрбияли һәм үткәннәргә хөрмәт уята.