13 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 еллык юбилей уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Гайнутдинова Нурия “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен хәтер дәресе уздырды. Ул Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, совет сугышчыларының батырлыгы, җирле халыкка күрсәтелә торган авыр шартлар, әлеге сугышта батырларча һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Китап күргәзмәсе белән таныштырды.