Бүген Үзәк балалар китапханәсендә С.А.Әхтәмов исемендәге урта мәктәпнең 1в сыйныф укучылары кунакта булды. Китапханә хезмәткәре Багавиева Алсу «Безнең йортта барысы да сезнең өчен " дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар презентация карады, китап тарихы, китапханә тормышы, анда күпме китап саклануын, биредәге кагыйдәләр, китапны куллану, саклау тәртибе белән таныштылар. Балалар игътибарына «Минем беренче китапларым» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бик теләп китаплар– нәни, җыелма китаплар карады, балалар энциклопедиясе һәм журналларга күзәтү ясалды. Экскурсия мультфильмнар карау белән тәмамланды.