Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

14.02.2019 Сәрдекбаш авыл мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды. 

Семинар кысаларында район мәдәният йорты директоры А. Б. Сафина, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы И. М. Нәбиев, методистлар Р. М. Хәкимҗанова һәм Л. М. Яппарова, Сәрдекбаш авыл мәдәният йорты директоры Г. М. Газина чыгыш ясадылар. Сәрдекбаш авыл җирлегенең мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре көче белән "Сүнмэс дәрт" ансамбле катнашында "Аулак ай " чарасы үткәрелде. Татар халык уеннары, җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Уразай авылында яшәүче, ветеран Хөсәенов Фирдәвсә Гапдерәшит кызы матур чыгыш ясады. Семинар ахырында мәдәният хезмәткәрләре анкеталар тутырдылар, баллар буенча семинарның югары дәрәҗәдә узуы күренә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International