Хәтер дәресе «Үткән еллар хәтере»

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне балалар китапханәсендә  А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7в сыйныф укучылары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Үткән еллар хәтере» дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарага  Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансур улы чакырылды. Китапханәче Багавиева Алсу балаларга Әфган сугышы башлануының сәбәпләре, чит җирләрдә башларын салган якташ солдатлар турында сөйләде. Укучылар Ильяс Мансур улының Әфганстандагы хезмәте, андагы авыр шартлар, солдатларның һәм офицерларның үзара хезмәттәшлеге, сугыш барышы турында игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Әфган сугышыннан кайтмаган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International